Red Wings авиакомпаниясе Казан - Екатеринбург маршрутына ташламалы гаилә тарифы буенча билетлар сата башлады

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Red Wings авиакомпаниясенең Екатеринбург - Казан - Екатеринбург һәм Екатеринбург - Түбән Новгород - Екатеринбург маршрутлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең гаилә очышларын субсидияләү турындагы карарына керде. Федераль субсидияләр бала яки балалар белән сәяхәт итүчеләр өчен ташламалы бәяләр билгеләргә мөмкинлек бирә. Гаилә билетлары www.flyredwings.com авиакомпания сайтында инде сатуда.

Гаилә тарифы составында 18 яшькә кадәрге бала булган ике һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләгә бирелә. Шулай ук билетларны броньлау аша сатып алырга кирәк.

Ташламалы бәя төркемнең барлык пассажирларына да кагыла – олыларга да, балаларга да. Ә 12 яшькә кадәр бала (яки балалар) өчен ташламалы билет бәясе тагын 25% ка кимрәк булачак.

Гаилә тарифы һәр пассажирга өстәмә түләүсез 23 кг багаж алып баруны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International