Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында капсула-кунакханә ачылды. Ул 1 нче Терминалның беренче катында урнашкан һәм 8 номер-капсуладан тора. Номерлар ял итү һәм уңайлык белән очып китү вакытын көтү өчен барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган.
Номерның бәясе сәгатенә 100 сумнан башлана. Монда бер тапкыр кулланыла торган урын-җир әйберләре, саклау камерасы, буй көзгесе, гаджетлар өчен зарядка станциясе, климат-контроль керә. Шулай ук душ хезмәте дә тәкъдим ителә: номерны 12 сәгатьтән озагракка алсан - бушлай, 12 сәгатькә кадәр - 300 сум.
6 яшькә кадәрге балалар өстәмә урын бирмичә генә бушлай урнаштырыла.
Һәр кунактан соң бөтен капсула дезинфекцияләнә.
Шәхси капсуланы +7 (977) 493-28-35 телефоны буенча яки югары комфортлы Air Lounge залының ресепшен өстәлендә броньларга мөмкин.