Арча районында Арча - Олы Әтнә автомобиль юлы йөк транспорты өчен вакытлыча ябыла

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Татарстанның Арча районында 9 августтан Арча - Олы Әтнә автомобиль юлы йөк транспорты өчен вакытлыча ябыла. Хәрәкәт юлның 12,4 км урнашкан Югары Аты авылындагы авария хәлендәге күпердә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле туктатылган.

Төзекләндерү эшләре тәмамланганчы әйләнеп узу өчен төбәк әһәмиятендәге Арча - Марий Эл Республикасы чиге, Олы Әтнә – Ташкичү, «Олы Әтнә авылын әйләнеп чыгу» һәм Арча - Олы Әтнә автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Юл билгеләрен урнаштыру белән әйләнеп узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International