Һава транспорты федераль агентлыгы һава транспортында ташламалы тарифлар буенча гаиләләр йөртүгә авиаташучыларны сайлап алу нәтиҗәләрен игълан итте. Сайлап алу 2021 елда оешмаларга керемнәрдәге югалтуларны компенсацияләүгә һәм эчке туристик продуктның конкурентлылык сәләтен арттыруга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Сайлап алуда «Азимут», «Сибирь», «Смартавиа», «Рэд Вингс», «Уральские авиалинии», «Северный Ветер» һәм «Аэрофлот» авиакомпанияләре катнашты.
Татарстанга килгәндә, гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча биш авиаташучы белән 2021 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында килешүләр төзеләчәк. Әйтик, «Авиакомпания «Азимут» АҖ Ростов-на-Дону - Казан маршрутында, «Ред Вингс» АҖ Екатеринбург - Казан маршрутында, «Уральские авиалинии» ААҖ Екатеринбург - Казан һәм Калининград - Казан маршрутларында, «Северный Ветер» ҖЧҖ Калининград - Казан маршрутында хезмәт күрсәтәчәк.
Иң күп юнәлешләр «Сибирь» авиакомпаниясе АҖнә беркетелгән. Әлеге авиакомпания Казаннан Воронеж, Екатеринбург, Калининград, Красноярск, Мурманск, Ростов-на-Дону һәм Томск юнәлешләрендә рейслар башкарачак.
Исегезгә төшерәбез, пассажирларга һава транспортында гаилә сәфәре башкару өчен 18 яшькә кадәрге балаларга һәм аларны озатып йөрүче затларга билетларны берьюлы сатып алу таләп ителә.