Илкүләм проект буенча «Әгерҗе - Красный Бор» - Исәнбай - Иске Эсләк - Черново автомобиль юлының 3 км дан артык озынлыктагы участогы яңартылды

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Татарстанның Әгерҗе районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча «Әгерҗе – Красный Бор» - Исәнбай – Иске Эсләк – Черново төбәк автомобиль юлының иң тузган участогы төзекләндерелде. Юл төзүчеләр 5,8 км дан 9 км кадәр участокта  юлны метрга киңәйттеләр. Хәзер юл 4 техник категория нормативына туры килә, һәрберсе 3,5 м булган 2 хәрәкәт полосасыннан тора. Шулай ук биредә югары чыдамлыкка ия асфальт-бетон җәелгән һәм ике яктан да берәр метр юл кырыйлары ныгытылган.

Генераль подрядчы булып «Брус» ҖЧҖ тора.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International