Татарстанның Алексеевск районында 15 октябрьгә кадәр Алексеевск - Биләр автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Исегезгә төшерәбез, биредә юл төзүчеләр 32 км дан 37,7 км га кадәр участокны капиталь төзекләндерә һәм 41 км дан 42,2 км га кадәр участокны реконструкцияли башладылар.
Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.
Әйләнеп узу өчен федераль әһәмияттәге Казан - Оренбург, төбәк әһәмиятендәге Алексеевск - Югары Колок, «Казан - Оренбург» - «Алексеевск - Югары Колок», Базарлы Матак - Мамыково, Чистай - Аксубай - Нурлат һәм Мөслим - Биләр автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Юл билгеләрен урнаштыру белән әйләнеп узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.