Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортында транспорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм реконструкцияләү проектларын тормышка ашыру буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә «Бигеш» аэропорт комплексының икенче чиратын реконструкцияләү, аэропортка керү юлында тукталыш мәйданчыгы төзү һәм халыкара һава линияләре аэровокзалы бинасын төзү проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
«Трест Камдорстрой» АҖ подрядчы оешмасына «Бигеш» аэропортында эшләрне вакытында тәмамлау буенча беркетмә йөкләмәләре бирелде.
Исегезгә төшерәбез, «Бигеш» аэропорт комплексын реконструкцияләү проектын тормышка ашыру (2 нче чират) 2020 елдан 2021 елга кадәр федераль бюджет хисабына алып барыла. Әлеге проектны тормышка ашыру кысаларында төп эш төрләре булып патруль юлын реконструкцияләү, техник саклау чаралары белән җиһазланган периметрлы койманы реконструкцияләү тора.
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында Бигеш халыкара аэропорты янында тукталыш мәйданы төзелеше» объекты буенча хәзерге вакытта Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына проект-смета документациясе эшләнгән.
8501,8 кв. м мәйданлы халыкара һава линияләре аэровокзалы бинасын төзү бюджеттан тыш чаралар хисабына алып барыла. Яңа терминал төзелеше халыкара рейсларда пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен арттыру һәм Россия Федерациясе дәүләт чиге аша уздыру пунктын реконструкцияләү максатын күздә тота.