Балтач районында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Кытай фирмасының TTM GLB-2000 яңа заманча асфальт катнаштыру җайланмасын ачуда катнашты.
Җайланма «МДСУ-1» ҖЧҖ асфальт-бетон заводының технологик тоткасы булып тора. Бу алты фракция комплексы, ул бер үк вакытта отсекка 6 инерт материал – вак таш, ком, һ. б. бирергә мөмкинлек бирә. Ул сәгатенә 160 тонна югары сыйфатлы асфальт-бетон катнашмасы җитештерә ала. Шул исәптән кайнар һәм салкын катнашмаларның барлык төрләрен дә. Мәсәлән, вак таш-мастик асфальт-бетон зур йөкләнешләргә түзә һәм автотранспортның интенсив хәрәкәте булган автомобиль юлларында кулланыла.
TTM GLB-2000 асфальт катнаштыру җайланмасы компьютер идарәсе системасы белән тәэмин ителгән. Бары бер оператор төрле агрегатларның эшен, технологик процессның барлык этапларын реаль вакыт режимында контрольдә тота.
Яңа җайланма «МДСУ-1» ҖЧҖ эшендә менә дигән ярдәм булды. Исегезгә төшерәбез, әлеге юл оешмасы Татарстанның 4 районында – Балтач, Саба, Кукмара һәм Арча районнарында юллар төзекләндерә һәм төзи. Ел саен җәйге һәм кышкы чорда предприятие 320 км дан артык автомобиль юлына хезмәт күрсәтә.