Бүген Бөтенроссия күләмендә “Игътибар – балалар!” профилактик чараның 1 этабы старт алды

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

    2013 нче елның 4 аена Россия Федерациясе территориясендә балалар катнашында 4263 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 138 баланың гомере өзелгән һәм 4511 бала җәрәхәт алган.

      Татарстан Республикасының шәһәр урамнары һәм юлларында балалар катнашында 126 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шул исәптән 55 бала җәяүле булган (өчесе һәлак булган, 53 җәрәхәт алган), 66сы – пассажир балалар (ике бала һәлак булган һәм 70 җәрәхәт алган) һәм 5се велосипедчы балалар катнашында (биш бала җәрәхәт алган).

      Пассажир балалар арасында травматизм күрсәткечләренең хәленә балалар өчен ясалган махсус утыргычларның йогынтысы зур. Мәсәлән, үткән елда һәлак булган пассажир балаларның икесе дә балалар өчен ясалган махсус утыргыч белән җиһазландырылмаган автомобильдә барганнар.  

      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ чираттагы тапкыр барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны бигрәк тә балаларның җәйге ял вакытында игътибарлы һәм сак булуларын сорый. Балалар буш вакытларын урамда үткәрүне кулай күрәләр. Балалар – юл хәрәкәтендә иң йомшак буыннарның берсе. Шуны әти-әниләр һәрвакыт истә тотарга тиешләр.     

      Балалар һәм яшүсмерләр арасында юл хәрәкәтендә иминлекне арттыру эшен активлаштыру өчен 2013 нче елның 15 маеннан 15 июненә кадәр Бөтенроссия күләмендә “Игътибар – балалар!” профилактик чараның 1 этабы үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International