Казанда Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексы аша «Идел» М-7 федераль әһәмияттәге автомобиль юлына кадәр автомобиль юлы төзелеше дәвам итә. Әлеге объект «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты программасына керә һәм «Идел» М-7 федераль әһәмияттәге автомобиль юлына чыга, Горький шоссесы автоюлының дублеры булып тора.
Исегезгә төшерәбез, төзелеш ике этапка бүленгән. Үз чиратында, Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексына кадәр 7,05 км озынлыктагы 1 этап ике сафка кертелә торган комплекска бүленгән. 2 этапка «Серебряный бор» торак комплексыннан «Идел» М-7 автомобиль юлына кадәр 8,8 км озынлыктагы участок керә.
1 этапның 1,5 км озынлыктагы беренче сафка кертү комплексында эшләр тулы күләмдә тәмамланган. Хәзерге вакытта агымдагы елның апрелендә башланган икенче сафка кертелә торган комплекс төзелеше тулы куәтенә бара. Бирегә 4,7 км озынлыктагы төп юл керә, ул 17,7 м киңлектәге 4 хәрәкәт полосасы белән район әһәмиятендәге магистраль урамга туры киләчәк. Шулай ук «Серебряный бор» торак-коммуналь комплексына 848 м озынлыкта ике хәрәкәт полосасы һәм 8 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән съезд төзеләчәк.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, эшләр график буенча бара.
Хәзерге вакытта су үткәргечләрне һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп кору, яңа су үткәргеч һәм яңгыр канализациясен урнаштыру, җир катламын һәм юл киемнәре конструкцияләрен торгызу дәвам итә.
Проект буенча автомобиль юлы участогының бөтен озынлыгында тышкы яктырту һәм автомобиль юлыннан тавыш йогынтысын киметү өчен тавыштан саклау экраннары урнаштыру каралган.
Төзелештә 105 кеше һәм 115 берәмлек техника эшли.
Объектны файдалануга тапшыру 2022 ел ахырында каралган.