Татарстанда илкүләм проект буенча «Идел» М-7 - Иске Матвеевка автомобиль юлының 7 чакрымнан артык участогын капиталь төзекләндерү тәмамланып килә

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге «Идел» М-7 - Иске Матвеевка автомобиль юлын капиталь төзекләндерү тәмамланып килә. Юл IV һәм V техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган.

0 км дан 7,6 км га кадәр участокта югары чыдамлыкка ия ЩМА-10 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән, асфальт-бетон катнашмасыннан 10 съезд төзелгән, һәр яктан вак таш белән 1,5 метр юл кырыйлары ныгытылган.

Проект документациясе буенча 1220 метр барьер киртәләр, 157 юл билгесе һәм 483 сигнал баганалары урнаштыру каралган.

Хәзерге вакытта Матвеевка һәм Степановка торак пунктларының гомуми озынлыгы 3,3 км булган юл-урам челтәрен төзекләндерү дәвам итә.

Объектта эшләрне 20 августта тулысынча тәмамлау планлаштырыла.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Татавтодор» АҖ.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның май указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International