Татарстанның Әгерҗе муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча «Әгерҗе – Красный Бор» - Исәнбай – Иске Эсләк – Черново автомобиль юлы 5,7 км дан 9 км га кадәр төзекләндерелде.
Ремонт барышында юлның машиналар йөрү өлеше 7 м га кадәр киңәйтелде. Биредә яңа стандартлар буенча югары чыдамлыкка ия асфальт-бетон җәелде, һәр яктан берәр метр юл кырыйлары ныгытылды.
Әлеге юл Татарстан Республикасын һәм Удмуртияне бәйли. Аның буенча автобус һәм мәктәп маршрутлары йөри.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә китереләчәк.