Ютазы районында «Урыссу - Октябрьский» - Әпсәләм - Уба автомобиль юлы йөк транспорты өчен вакытлыча ябыла

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Татарстанның Ютазы районында 15 июльдән «Урыссу – Октябрьский» - Әпсәләм – Уба автомобиль юлы йөк транспорты өчен вакытлыча ябыла. Хәрәкәт юлның 6,3 чакрымында урнашкан авария хәлендәге күперне төзекләндерү сәбәпле ябыла.

Төзекләндерү эшләре тәмамланганчы, әйләнеп узу өчен төбәк әһәмиятендәге Азнакай - Ютазы - М-5, Әпсәләм – Александровка һәм федераль әһәмияттәге «Урал» М-5 автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Юл билгеләрен урнаштыру белән әйләнеп узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International