Татарстанда ел башыннан алып 161 766 кв.метрдан артык җирле әһәмияттәге юллар төзекләндерелгән

2013 елның 13 мае, дүшәмбе

      Үткән тәүлектә республикада 307,4 тонна асфальт-бетон белән 2 670,1 кв.м җирле юллар төзекләндерелгән. Шул исәптән чокырларны ямау түбәндәге районнарда башкарылган: Әгерҗе (150 кв.м), Аксубай (385 кв.м), Югары Ослан (128 кв.м), Биектау (240 кв.м), Алабуга (180 кв.м), Зәй (576 кв.м), Яшел Үзән (222 кв.м), Түбән Кама (120 кв.м), Питрәч (121 кв.м), Сарман (110 кв.м), Теләче (130 кв.м), Чистай (103 кв.м) һәм Ютазы (205,1 кв.м).  

      Татарстанда ел башынан алып 19958 тонна асфальт-бетон белән 161 766,9 кв.м җирле әһәмияттәге автомобиль юллар төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International