Агымдагы елда Татарстанда юллар илкүләм проекты буенча 4 автоматлаштырылган үлчәү контроле пункты файдалануга тапшырылачак

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектына кергән «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомуми системалы чаралары» федераль проекты буенча автоматлаштырылган үлчәү контроле пунктларын төзү дәвам итә.

Бүген 4 үлчәү контроле пунктын сынау эшләре бара. Алар Азеево - Чирмешән - Шентала 76,7 км, «Идел» М-7 - Мамадыш 1,2 км, «Идел» М-7 - Бәзәкә 10,3 км һәм Чистай – Аксубай - Нурлат 92,1 км автомобиль юлларында урнашкан. Агымдагы елның августында аларның эше штат режимына күчереләчәк.

2024 елга кадәр тагын 8 үлчәү контроле пункты төзелеше һәм аларны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ассызыклап үткәнчә, заманча автоматлаштырылган үлчәү контроле пунктлары юл ситуациясен мониторинглау өчен булдырыла. Алар автомат рәвештә үлчәргә һәм транспорт чарасының тоткарлыксыз яки тулы тукталыштан башка размерларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Яңа техника машинаның хәрәкәт тизлеген билгеләргә һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләргә сәләтле. Шулай ук мондый система булдыру тәүлек буе трафикны контрольдә тоту һәм чамадан тыш төялгән машиналарны ачыклау мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш, Ф.Хәнифов сүзләренә караганда, үлчәү контроле пунктларын гамәлгә кертү юл хәрәкәте иминлеген арттырырга, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар санын киметергә, трассаларны артык йөкләнештән сакларга һәм ремонтара срокларны арттырырга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан 2020 елга кадәр Татарстанда сигез автоматлаштырылган үлчәү контроле пунктлары төзелгән. Алар төбәк әһәмиятендәге Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт (9,8 км һәм 75, 6 км), Кузайкино - Нурлат (88,1 км), Чистай - Түбән Кама (85,6 км), Казан - Малмыж (17,3 км), Алексеевск - Югары Колок (3,5 км), Чистай – Аксубай - Нурлат (2,9 км) һәм Яр Чаллы – Сарман (4,6 км) автомобиль юлларында эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International