Горький тимер юлында поездлар хәрәкәтенең яңа графигы 15 декабрьдән кертелә

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елдан 2027 елга кадәр өч елга беренче тапкыр кабул ителгән поездлар хәрәкәтенең яңа графигы Россия тимер юлларының бөтен челтәрендә 2024 елның 15 декабрендә Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә гамәлгә кертеләчәк.

Горький тимер юлында ерак юлга йөрүче 119 пар пассажир поездының йөрүе каралган, бу гамәлдәгесенә караганда 4кә күбрәк (бер пар – ике поезд, аларның берсе маршрут буенча «анда», икенчесе «кире»юнәлешендә бара). «Тиз» һәм «тиз йөрешле» категорияле поездлар саны 81 пар тәшкил итәчәк. Шулай ук пассажир поездларының составын арттыру буенча да эш алып барыла.

"Хәрәкәтнең яңа графигы беренче чиратта ил субъектлары арасында тимер юл элемтәсен үстерүгә юнәлдерелгән. Әйтик, 135/136 номерлы өстәмә поезд Мәскәүне Түбән Новгород белән, 271/272 номерлы поезд Казан белән, ә 112/111 номерлы поезд составындагы тукталышсыз вагоннар төркеме Ижевск белән тоташтырачак. Моннан тыш, Горький магистрале линияләре буенча 85/86 Серов – Мәскәү һәм 347/348 Уфа – Санкт-Петербург яңа поездлары йөриячәк», - дип билгеләп үтте Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский.

Марий Эл Республикасында яшәүчеләрнең үтенече буенча Йошкар-Ола – Мәскәүгә йөрүче 058г номерлы «Марий Эл» ике катлы фирма поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Состав Россия башкаласыннан 19:08 дә китәчәк һәм Йошкар-Олага икенче көнне 9:35 тә киләчәк. Юлдагы вакыт 30 минутка кыскартылган. Хәзер шәһәрләр арасындагы юл якынча 14,5 сәгать алачак. Яңартылган расписание Йошкар-Ола халкына эш көне тәмамланганнан соң ил башкаласыннан китәргә мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, РФ субъектлары белән шәһәр яны поездларының маршрут челтәре килештерелгән. Горький тимер юлында шәһәр яны поездлары хәрәкәтенең гомуми күләме 360 пардан артык тәшкил итәчәк.

Әйтик, эш көннәрендә Идел буе башкаласыннан Балахна һәм Дзержинскига яңа шәһәр яны поездлары билгеләнгән. Өстәмә составлар Түбән Новгородтан Металлист станциясенә кадәр көн саен, җомга һәм шимбәдән тыш, ә кире юнәлештә – эш көннәрендә барлыкка киләчәк. Шулай ук җомга көннәрендә Түбән Новгородтан Бобыльская станциясенә кадәр яңа поезд билгеләнгән, якшәмбе көннәрендә – Пильнага.

Яңа шәһәр яны составлары җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанны Йошкар-Ола һәм Борындык станциясен тоташтырачак. 2025 елның гыйнварыннан көн саен Казан белән Арча, Казан белән Кукмара, Красноуфимск һәм Дружинино станцияләре арасында поездлар йөриячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International