Питрәч районында "Идел" М-7 - Колай - Питрәч автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча ябылды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Татарстанның Питрәч районында «Идел» М-7 - Колай – Питрәч автомобиль юлы 11 июльгә кадәр транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябык. Биредә 1,6 км дан 2,1 км га кадәр һәм 6 км дан 8 км га кадәр участокларда юл киемнәрен реконструкцияләү планлаштырылган.

Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

Әйләнеп узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Казан - Шәмәрдән, Иске Шигали - Питрәч, «Идел» М-7 - Колай - Питрәч һәм федераль әһәмияттәге «Идел» М-7 автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Юл билгеләрен урнаштыру белән әйләнеп узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International