Татарстанның Мамадыш районында төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлын төзекләндерү төгәлләнде. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 0 км дан 2 км га кадәр участокта алып барылды.
Юл 4 техник категория нормативлары буенча транспорт йөрү өлешенең киңлеге 7 м булган 2 полоса белән проектланган. Ул Усали, Владимиров, Албай, Урта Берсут торак пунктларын тоташтыра, аның буйлап мәктәп маршруты уза.
Юл төзүчеләр югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан торган ЩМА-8 асфальт-бетоныннан юлның өске катламын түшәделәр. Шулай ук һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары вак таш белән ныгытылды, 4 юл билгесе куелды һәм юл тамгалары төшерелде.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның "май" указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Фотода «Идел» М-7 - Усали - Албай юлы төзекләндергәннән соң.