Татарстанның Тукай районында 15 июньнән 29 сентябрьгә кадәр Яр Чаллы - Сарман автомобиль юлының 29,6 км дан 33,4 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылды.
Бу чорда биредә реконструкция эшләре планлаштырылган.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Яр Чаллы – Сарман» - Теләнче-Тамак, «Яр Чаллы – Сарман» - Казаклар - Теләнче-Тамак автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килештерелгән.
Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.