Татарстанда юл илкүләм проектын гамәлгә ашырганда яңа технологияләр актив кулланыла

2021 елның 11 июне, җомга

Агымдагы елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 90 юл челтәре объектын төзекләндерү планлаштырыла. Шул исәптән 65 объектта «РОСДОРНИИ» ФАУнең Яңа һәм иң яхшы технологияләр реестрыннан инновацион методларны куллану планлаштырылган. Технологияләрне куллануның билгеләнгән максатчан күрсәткече 30% тәшкил итә.

Нигездә, бу - кайнар асфальт-бетон һәм вак таш-мастиктан асфальт-бетон катнашмаларына яңа стандартлар кулланып юл киемнәрен каплау технологияләре.

Яңа технологияләр Казан агломерациясенең 12 объектында кулланылачак, 1 - Яр Чаллыда, 3 - Түбән Камада һәм төбәк челтәрендәге 49 объектта.

Шулай итеп, Казанда Гагарин урамын төзекләндергәндә юл төзүчеләр вак таш-мастиктан ЩМА-16 асфальт-бетоны җәйделәр. Яр Чаллыда Шамил Усманов урамында да шундый ук өслек кулланыла. Түбән Кама шәһәрендәге Вокзал урамын һәм «Чистай – Түбән Кама» – Түбән Кама төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлын капиталь төзекләндергәндә вак таш-мастиктан ЩМА-8 асфальт-бетоны җәю планлаштырылган.

Татарстанның автомобиль юлларында шулай ук төрле өстәмәләр, эшкәртелгән һәм модификацияләнгән җирле минераль материаллар, су бүлү каналларын ныгыту өчен композит материаллар кулланыла. Әйтик, Арча районында Шушмабаш – Сәрдәбаш автомобиль юлын капиталь төзекләндергәндә югары чыдамлыкка ия күзәнәкле-мастиктан ПМА-8 асфальт-бетоны кулланылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чараларның барысын да үтәү хисабына хезмәт чыгымнарын киметү, юл конструкцияләре белән файдалану вакытын арттыру һәм ремонтара срокларны озайту күздә тотыла.

Фотода Казанда вак таш-мастиктан ЩМА-16 асфальт-бетоны кулланып төзекләндерелгән Гагарин урамы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International