«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Казанда графиктан алда Гагарин урамы төзекләндерелде.
Монда югары чыдамлыкка ия ЩМА-16 асфальт-бетоныннан өске катлам җәелгән, ул яңа ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән.
Шулай ук юлчылар гомуми мәйданы 1 966 кв. метр булган тротуарларны төзекләндерделәр, 1 673 метр озынлыкта борт ташларын алыштырдылар, 566 метр озынлыкта җәяүлеләр өчен коймалар куйдылар, 186 юл билгесе урнаштырдылар һәм юл тамгасы төшерделәр.
«Волгадорстрой» ҖЧҖ подрядчы оешмага 6 тукталыш павильонын җиһазландырасы калды.
Ике полосалы асфальтланган Гагарин урамы Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында урнашкан. Ул 21 урам белән, шул исәптән Короленко, Ибраһимов һәм Декабристлар магистраль урамнары белән кисешә.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 11 урам төзекләндереләчәк.
Фотода: Гагарин урамы ремонттан соң.