Казанның Киров районында илкүләм проект буенча Гладилов һәм Аркылы Базар урамнары төзекләндерелә

2021 елның 1 июне, сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юл төзүчеләр Казанның Киров районындагы ике урамның хәрәкәт итү өлешләрен яңарталар. Гладилов урамы тулысынча төзекләндереләчәк һәм Аркылы Базар урамы - Краснококшайскаяга кадәр. Төзекләндерелә торган участокның гомуми озынлыгы 1,3 км тәшкил итә.

Аркылы Базар урамында юл хезмәтләре югары катлам өслегенә вак таш-мастиктан торган ЩМА-11 асфальт-бетоны җәйгәннәр һәм тротуарларны төзекләндерүне төгәлләгәннәр. Гладилов урамының машиналар йөрү өлешендә тигезләү катламы җәелгән, тротуарлар 45% ка төзекләндерелгән.

Төзекләндерү эшләре барышында шулай ук 52 юл билгесе, 768 метр җәяүлеләр өчен киртәләр һәм дүрт тукталыш павильоны урнаштырылачак, юл тамгасы төшереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә төзекләндерү программасына 23 объект керде, шуларның 11е - Казанда. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84,5% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International