Алнаши - Яр Чаллы - Зәй шәһәр яны поездлары өчен 136 км платформасында тукталыш билгеләнә

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

28 майдан Алнаши - Яр Чаллы - Зәй юнәлешендәге шәһәр яны поездлары өчен 136 км платформасында тукталыш кертелә. Түбәндәге расписание билгеләнгән:

6755 нче Алнаши - Зәй поезды 06:50 сәгатьтә китә, 08:16 сәгатьтә килә. 136 км т.п. тукталыш 08:07-08:08;

6756 нчы Зәй - Яр Чаллы поезды 12:14 сәгатьтә китә, 13:40 сәгатьтә килә. 136 км т.п. тукталыш 12:22-12:23;

6757 нче Яр Чаллы - Зәй поезды 14:32 сәгатьтә китә, 15:42 сәгатьтә килә. 136 км т.п. тукталыш 15:33-15:34;

6758 нче Зәй – Алнаши поезды 16:14 сәгатьтә китә, 19:55 сәгатьтә килә. 136 км т.п. тукталыш 16:23-16:24.

Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «Пригород» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International