Казанның Мәскәү районында Беломорская урамын төзекләндерү башланды. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Химия урамыннан алып Гудованцев урамына кадәр 1,190 км озынлыкта алып барыла.
Участокта ут челтәре баганалары күчерелде инде. Иске катламны фрезерлау һәм асфальт-бетонның тигезләү катламын урнаштыру, борт ташларын демонтажлау һәм урнаштыру, тротуарларны төзекләндерү буенча эшләрнең бер өлеше башкарылды. Барлыгы 4930 метр озынлыкта борт ташлары алмаштырылачак һәм гомуми мәйданы 3300 кв. м булган тротуарлар төзекләндереләчәк.
Аннан соң юл эшчеләре югары чыдамлыкка ия вак таш-мастик асфальт-бетоннан (ЩМА-16) юлның өске катламын җәюгә керешәчәкләр. Бу яңа технология тест режимында 2019 елда кулланыла башлады, 2020 елдан хәрәкәт интенсивлыгы зур булган барлык юлларда кулланыла.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар билгеләнгән. Аерым алганда, 66 юл билгесе, 378 метр озынлыкта җәяүлеләр өчен киртәләр, өч тукталыш павильоны куелачак һәм юл тамгасы төшереләчәк.
Төзекләндерү эшләрен 1 августка тәмамлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казанда 11 урам төзекләндереләчәк: Совет районындагы Рауис Гәрәев, Старательный переулок, Хезмәт, Белинский, Беломорск, Гагарин, Гладилов, Голубятников, Лесной, Магистраль һәм Маршал Чуйков урамнары. Моның өчен 638 млн сум бүлеп бирелгән.