Татарстанда экологик өмә башыннан бирле 353 тоннадан артык чүп-чар җыелды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланып килә. Икеайлык барышында юл буйларын, ясалма корылмаларны, авиация тармагы предприятиеләре һәм РТЮ ААҖ территорияләрен җыештыру буенча чаралар оештырылды.

Икеайлык башыннан бирле төбәк һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 6095 куб м дан артык (353 тоннадан артык) көнкүреш калдыклары җыелган. Көн саен санитар чистартуда 742 кеше катнашкан һәм 200 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.

«РТЮ» ААҖ  Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юлга бүлеп бирелгән полосаларны һәм җитештерү участокларының якын-тирә территорияләрен чистартканнар. 1 апрельдән әлеге эшкә 720 кеше җәлеп ителгән. Бу чорда 8 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм юкка чыгарылган, 250 агач утыртылган. Җыелган территориянең мәйданы 34172 кв. м тәшкил иткән.

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләрнең территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү эшләрен оештырган. Чараларда 3021 кеше катнашкан. Тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның гомуми мәйданы 493100 кв. м тәшкил иткән, 1509 агач утыртылган.

«РТЮ» ААҖнең Куйбышев һәм Горький тимер юлы филиаллары санитар-экологик икеайлык башыннан алып полигоннарга 344,7 куб м дан артык (20 мең тоннага якын) каты көнкүреш калдыклары илтеп ташлаган.

«Бигеш» халыкара аэропортының җитештерү зонасы территориясен санитар чистартуда 367 кеше катнашкан, җыештырылган территориянең мәйданы 33,56 га тәшкил иткән, 3,8 тонна калдыклар утильләштерүгә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International