Татарстан Глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгында катнаша

2021 елның 21 мае, җомга

Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән 2021 елның 17-23 маенда Юл хәрәкәте иминлегенең алтынчы глобаль атналыгы үткәрелә. Төп идея - шәһәрләрдә транспорт һәм җәяүлеләр агымнары киселешендә тизлек режимын киметергә өндәү.

Атна кысаларында бөтен дөнья буенча «Дороги для жизни» («Streets for life») бердәм концепциясе кысаларында чаралар оештырыла. Алар юл хәрәкәтендә катнашучыларны, бигрәк тә балаларны, юл-транспорт һәлакәтләреннән һәм аларның нәтиҗәләреннән яклауны яхшырту буенча эшләрне активлаштыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан җәяүлеләрнең һәм транспорт агымының имин хәрәкәт шартларын тәэмин итү буенча системалы эш алып барыла. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән берлектә ел саен юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре, аларның концентрация урыннары, потенциаль куркыныч районнар билгеләнә. 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика юлларында 213 куркыныч участок ачыкланган.

21 майга төбәк юлларының куркыныч 15 участогында чаралар күрелгән. Инде икенче дәрәҗәдәге юллар, торак пунктлар урамнары, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмалары янында һәм республиканың 34 районында төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 132 ясалма тигезсезлек урнаштыру буенча эшләр формалаштырылган һәм тормышка ашырыла. Торак пунктлар аша уза торган юл участокларында 85,12 км ясалма яктырткыч төзелеше башланган.

Моннан тыш, 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 217,8 км юл төзекләндереләчәк. Шулай ук куркынычсызлык объектларын төзекләндерү буенча эшләр планлаштырылган. Аерым алганда, 2560 юл билгесе, 19,9 км барьер киртәләр һәм 4,7 км җәяүлеләр өчен киртәләр куелачак. Юл төзүчеләр 71 җәяүлеләр кичү юлын һәм 7,3 км ясалма яктырту җайланмаларын җиһазландырачаклар.

Фотода: илкүләм проект буенча «Казан - Оренбург» - Кәләй станциясе - «Чаллы-Зәй-Әлмәт» автомобиль юлын төзекләндерү барышында барьер киртәләр урнаштырылган, 2020 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International