Яр Чаллыда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юл төзүчеләр Шамил Усманов урамын төзекләндерә башладылар. Халыклар Дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр һәм Вахитов проспектыннан Татарстан урамына кадәр гомуми озынлыгы 2 км булган участокта югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан торган асфальт-бетоннан (ЩМА-16) өске катлам җәеләчәк, 3600 метр тротуар төзекләндереләчәк һәм борт ташлары алмаштырылачак.
Шулай ук юл төзүчеләр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да эшләр башкаралар. Алар 417 юл билгесе, 4 юл тумбасы урнаштырачаклар, җәяүлеләр кичүе булдырачаклар һәм 10 ясалма тигезсезлек урнаштырачаклар, юл тамгасы төшерәчәкләр.
Хәзер юлны киңәйтү һәм парковка урыннары урнаштыру эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты программасы буенча Яр Чаллы агломерациясендә 48,4 км озынлыкта 9 объект ремонтланачак, бу исә норматив халәтнең 81% ын тәэмин итәчәк.