Татарстан авиаташуларны субсидияләү федераль программасында актив катнашуын дәвам итә. Росавиациядә үткәрелгән комиссияләр нәтиҗәләре буенча, 2021 елда субсидияләнүче маршрутлар исемлегенә өстәмә рәвештә республика аэропортларыннан 9 юнәлеш кертелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Бөгелмәдән Түбән Вартовск, Сургут, Яңа Уренгой, Ноябрьск, Усинск шәһәрләренә субсидияләнә торган рейсларны «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе башкара. «Ред Вингс» авиакомпаниясе Казаннан Саратовка, Түбән Камадан («Бигеш» халыкара аэропорты) Сургутка очышлар ясый башлый. «Оренбург аэропорты» АҖ Казаннан Оренбургка рейсларны яңадан башлады. Моннан тыш, Татарстан «РусЛайн» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтә торган Казан - Калуга маршруты буенча рейсларны субсидияләүгә керешә.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы искә төшергәнчә, әлеге исемлеккә элегрәк Татарстан тарафыннан финанслана торган 17 юнәлеш кертелгән иде. Бу, аерым алганда, Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Барнаул, Чиләбе, Кемерово, Әстерхан, Махачкала, Волгоград, Омск, Воронеж, Ярославль, Брянск, Ростов-на-Дону, шулай ук Түбән Камадан Ростов-на-Дону, Краснодар һәм Новосибирск рейслары.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әлеге юнәлешләр буенча һава транспорты белән идарә итүче авиакомпанияләрне алар белән төзелгән килешүләр нигезендә субсидияли.
Татарстан халкы шулай ук республика тарафыннан финансланмый торган башка субсидияләнүче рейслардан да файдалана ала. Әйтик, Казаннан Архангельск, Липецк, Төмән, Петрозаводскка һәм июнь аеннан Костромага очарга мөмкин.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, махсус тарифлар буенча даими рейслар, беренче чиратта, халык өчен очышларның ачык булуын тәэмин итәргә, Татарстан шәһәрләре һәм Россиянең башка төбәкләре арасында авиаэлемтәне ныгытырга, үсеш һәм хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр бирә.