Татарстанда экологик икеайлык башланганнан бирле автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосадан 5878 куб м чүп-чар җыелган

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Икеайлык кысаларында автомобиль юлларының, ясалма корылмаларның һәм «РТЮ» ААҖ предприятиеләренең якын-тирә территорияләренең санитар-экологик торышын яхшырту буенча чаралар оештырылды.

19 майга булган мәгълүматларга караганда, федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан икеайлык башыннан 5878 куб м каты көнкүреш калдыклары җыелды. Көн саен санитар чистартуда 672 кеше катнаша һәм 187 махсус техника җәлеп ителә.

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча «РТЮ» ААҖ филиалы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юлга бүлеп бирелгән полосаны һәм җитештерү участоклары янындагы территорияләрне тиешле санитар-экологик хәлгә китерделәр. Җыештырылган территориянең мәйданы 32642 кв. м тәшкил итте, рөхсәтсез оештырылган 7 чүп ташлау урыны бетерелде. Әлеге эшләрдә 593 кеше катнашты.

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләрнең территорияләрендә санитар чистарту һәм төзекләндерү эшен оештырды. Чараларда 2812 кеше катнашты. Чистартылган тимер юлга бүлеп бирелгән полосаның гомуми мәйданы 336800 кв. м тәшкил итә. Икеайлык барышында 1509 агач утыртылды.

Санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле «РТЮ» ААҖнең Куйбышев һәм Горький тимер юлы филиаллары 310 куб метрдан артык каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә тапшырды.

Татарстанда автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларны һәм РТЮ ААҖ предприятиеләренең якын-тирә территорияләрен тиешле санитар-экологик халәткә китерү буенча эшләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International