Татарстанның Мамадыш районында илкүләм проект буенча М-7 «Идел» - Усали - Албай автомобиль юлын төзекләндерү дәвам итә

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Татарстанның Мамадыш районында төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын төзекләндерү дәвам итә. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 0 км дан 2 км га кадәр участокта алып барыла.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Юл төзүчеләр тигезләү катламын җәюне тулысынча төгәлләделәр инде. Бүген югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан торган асфальт-бетоннан (ЩМА-8) өске катламын җәя башладылар. Параллель рәвештә һәр яктан 1,5 әр метр юл кырыйларын да вак таш белән ныгыталар. Проект буенча төзекләндерә торган участокта шулай ук 4 юл билгесе урнаштыру планлаштырылган.

Әлеге юл Усали, Владимирово, Албай, Урта Бөрсет торак пунктларын тоташтыра, аның буенча мәктәп маршруты уза.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Татарстанда төбәк әһәмиятендәге 96 км автомобиль юллары ремонтланачак. Бу норматив халәтнең 48,2% ын тәэмин итәчәк.

Фотода: М-7 «Идел» - Усали - Албай юлында ремонт барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International