Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров «Северный Ветер» авиакомпаниясенең коммерция директоры Антон Маттис һәм Габдулла Тукай исемендәге «Казан «халыкара аэропорты» АҖ генераль директоры Сергей Романцов белән эшлекле очрашу үткәрде.
Очрашу барышында 2021 елда «Казан» халыкара аэропортыннан авиакомпания очышларының җәйге программасын ачу мәсьәләләре каралды. Яклар шулай ук хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары һәм Татарстан аэропортларыннан авиакомпания маршрутлары челтәрен киңәйтү планнары турында фикер алыштылар.
Казаннан авиакомпаниянең җәйге сезонында ташу структурасына 14 юнәлеш кертелгән. Шул исәптән эчке юнәлешләр - Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Симферополь, Мурманск, Минераль Сулар, Калининград, Яңа Уренгой. Халыкара маршрутлар Стамбул, Ереван, Бишкәк, Баку, Дүшәнбе һәм Худжанд (Тадҗикстан) шәһәрләре белән тәкъдим ителә.