Казанда Гагарин урамында Ибраһимов проспектыннан алып Ярослав Гашек урамына кадәрге 1,3 км участокта төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Биредә югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан торган асфальт-бетоннан ЩМА-16 катламы җәеләчәк, 1680 метр озынлыктагы тротуар ремонтланачак, борт ташлары алмаштырылачак.
Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планлаштырылган. Аерым алганда, 26 юл билгесе урнаштыру, 247 метр озынлыкта җәяүлеләр өчен койма урнаштыру, юл тамгасы төшерү, ике ясалма тигезсезлекне төзекләндерү.
Хәзер юл төзүчеләр тротуарларны асфальтлый һәм өлешчә транспорт йөрү өлешенең өске катламын җәя башладылар.
Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казанда 11 урам ремонтланачак.
Фото: Казанда Гагарин урамын төзекләндерү барышы.