Кукмара муниципаль районында 17 майдан 1 сентябрьгә кадәр Кукмара - Шәмәрдән автомобиль юлының 5,4 км дан 8,7 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Кукмара – Шәмәрдән» - Янцобино - Зур Сәрдек – Трыш һәм Сәрдек-Баш - Лельвиж - Село-Чура автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән.
Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.