Mай бәйрәмнәре вакытында пассажирлар агымы арту сәбәпле Татарстан Республикасы буенча “Казан – Сосновка – Казан” маршрутындагы 6371/6374, 6427, 6429, 6421 нче шәһәр янында йөри торган поездларның составлары 8 вагонга кадәр артачак.
Чувашия Республикасы буенча “Канаш – Чебоксары – Канаш” маршрутында 6501/6506 нчы шәһәр янында йөри торган поезларның составлары 3 вагонга кадәр артачак.
Марий-Эл Республикасы буенча “Казан – Йошкар-Ола – Казан” маршрутында 6385/6384 нче шәһәр янында йөри торган поезларның составлары 3 вагонга кадәр артачак.
Исегезгә төшерик, Россия законнары нигезендә, шәһәр янында йөри торган тимер юл транспортында пассажирлар йөртүнең заказ бирүчесе булып Россия Федерациясе субъекты тора. Республика Хөкүмәте пассажирлар йөртүче компания белән килешүдә поездларның маршрутларын һәм аларның составлар санын билгелиләр. “Содружество” ААҖ заказ бирүче ризалыгыннан башка поезларның составларына өстәмә вагоннар куша алмый.
Моны исәпкә алып, компания, территорияләрендә эшчәнлеген алып барган Россия Федерациясе субъектларына агымдагы елның 30 апреленнән 12 маена кадәр кайбер поездларның вагон санын арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.