Татарстанда экологик икеайлык башланганнан бирле автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосадан 4790 куб м чүп-чар җыелган

2021 елның 7 мае, җомга

Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык бара.

Икеайлыкта республиканың юл хезмәтләре хезмәткәрләре иң актив катнаша. Алар агымдагы карап тоту кысаларында региональ һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларны көнкүреш калдыкларыннан даими санитар чистартуны тәэмин итәләр.

7 майга алынган мәгълүматларга караганда, 4790 куб м каты көнкүреш калдыклары җыелган. Санитар чистартуга көн саен 626 кеше һәм 173 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.

Республикада автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларны тиешле санитар-экологик халәткә китерү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International