11 майда кунакларны тугызынчы Республика ифтары уздыру урынына илтү өчен Казан - Аэропорт - Казан юнәлешендә өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә.
7604 нче номерлы Казан - Аэропорт поезды 17:07 сәгатьтә китә, 17:32 сәгатьтә килә;
7606 нчы номерлы Казан - Аэропорт поезды 17:47 сәгатьтә китә, 18:07 сәгатьтә килә;
7605 нче номерлы Аэропорт - Казан поезды 21:30 сәгатьтә китә, 21:50 сәгатьтә килә;
7607 нче номерлы Аэропорт - Казан поезды 22:30 сәгатьтә китә, 22:50 сәгатьтә килә.
Поездлар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «Пригород» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында алырга мөмкин.
Фото: prokazan.ru