27-28 апрельдә «Хезмәт резервлары» спорт залында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Кубогына мини-футбол беренчелеге булып узды.
Ярышларда республиканың түбәндәге транспорт комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты - Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Татдорпроект» Институты» ААҖ, «Нефтегаз» СМП ААҖ Әлмәт шәһәре, «ПАТП № 4» МУП, «ПАТП № 9» ҖЧҖ, «Судоходная компания «Татфлот» ААҖ, «Главтатдортранс» ДКУ һәм «Транспроект» ЯАҖ.
Финалда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татдорпроект командалары көч сынашты. Министрлык уенчылары 8-1 исәбе белән җиңүгә иреште һәм уздырган мондый беренчелекләрдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Кубогына ия булдылар. Котлыйбыз сезне, хезмәттәшләр!