Илкүләм проект буенча Түбән Кама районының Олы Афанас авылында юлны капиталь төзекләндерү башланды

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Татарстанның Түбән Кама районында «Чистай - Түбән Кама» - Түбән Кама автомобиль юлын капиталь төзекләндерү башланды. Юл Олы Афанас бистәсе буйлап уза һәм «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты программасына кертелде.

1,2 км дан 2,436 км га кадәр участокта яңа ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан торган асфальт-бетоннан (ЩМА-8) өске катлам җәеләчәк.

Хәзерге вакытта борт ташы сүтелгән, иске өске катлам салдырылган һәм кара вак таштан тигезләүче катлам җәелгән.

Участокта Кама елгасы кушылдыгы аша күпер урнашкан. Ул шулай ук илкүләм проект кысаларында төзекләндереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Түбән Кама агломерациясендә 11,1 км юл төзекләндереләчәк. Бу норматив халәтнең 74,4% ын тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International