ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 9 Май алдыннан республиканың транспорт комплексында озак еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар.
Хәзер безнең карамакта 30 ветеран бар. Аларның һәркайсы өчен азык-төлек җыелмасы әзерләнде. Күчтәнәч кемнеңдер өенә илтеп бирелде, ә кемгәдер туганнарын җибәрү уңайлырак булды.
Министрлык бинасы, гадәттәгечә, совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә багышланган тематикада бәйрәм баннерлары белән бизәлде. Ә ветераннарыбыз белән 6 ел элек утыртылган Җиңү бакчасында алмагачлар бөре җыялар.
Кадерле ветераннар! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйбыз! Батырлыгыгыз, тыныч күк йөзе өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
Хәтерлибез. Горурланабыз. Олылыйбыз.