Бөек Ватан сугышында катнашучыларга шәһәр яны поездларында бушлай йөрү хокукы бирелә

2021 елның 30 апреле, җомга

2021 елның 1 маеннан 31 маена кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары һәм аларны озатып йөрүче затлар электричкаларда бушлай йөри алалар. Мондый хокук «Содружество» компаниясенең хезмәт күрсәтү полигонында йөри торган барлык шәһәр яны поездларында, шул исәптән югары комфортлы вагоннарда баруга бирелә.

Карар тарихи хәтерне саклау һәм Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International