Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 3 майдан Казан - Петрозаводск маршруты буенча һәм кире юнәлештә туры рейслар башкара башлаячак. Авиакомпания Карелия Республикасына очышларга 3 майдан керешергә планлаштыра.
Рейслар Канадада чыгарылган 50 урынлы CRJ-200 авиалайнерында дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
Дүшәмбе көннәрендә самолет Казаннан 11:20 сәгатьтә оча, кире юнәлештә - 14:30 сәгатьтә.
Пәнҗешәмбе көнне Казаннан 09:00 сәгатьтә, кире юнәлештә 12:10 сәгатьтә очачак.
Очу вакыты 2 сәгать 10 минут тәшкил итәчәк.
Казаннан Петрозаводскига туры рейслар 2021 елның сентябрь ахырына кадәр башкарылачак.
Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Казан -Петрозаводск - Казан очышының минималь бәясе 5090 сумнан башлана.