Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу участогында М-7 автомобиль юлын төзү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада РФ транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюк, РФ транспорт министры урынбасары Василий Десятков, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Әлеге М-7 участогының гомуми озынлыгы 89 км тәшкил итәчәк. Яр Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу транзит йөкләренең бер өлешен башка юлдан җибәрергә һәм транспорт йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмәдә катнашучылар яңа юлның техник параметрлары һәм характеристикалары, төзелеш графигы, ясалма корылмаларны төзү турында фикер алыштылар.