«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган барлык участокларда юл хәрәкәте иминлеген арттыруга чаралар башкару планлаштырыла.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.
2020 ел нәтиҗәләре буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә төбәк юлларында юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 2 участок, «авария зоналары» ның 2 участогы, 4 потенциаль авария участогы, 35 авария була алырлык куркыныч участок ачыкланган. Бу 43 участок буенча инженерлык чаралары эшләнгән һәм расланган, эшләрне тәмамлау вакыты агымдагы елның 1 июленә кадәр.
Моннан тыш, юл эшләре программасы кысаларында ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар да оештырылды. Шулай итеп, автомобиль юлларының 7 участогында 73,2 млн сумлык тротуарлар төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта юл эшләре программасы буенча берничә план формалаштырылган. Аерым алганда, республиканың 31 районында торак пунктлар аша узучы гомуми озынлыгы 85,12 км булган төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының 50 участогында ясалма яктырту булдыру. Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автомобиль юлының бүлү полосасында киртә тибындагы металл коймалар урнаштырылачак. 34 район территориясендә халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм белем бирү оешмалары яннарында 132 ясалма тигезсезлек урнаштыру планлаштырылган.
Муниципаль юл фондлары кысаларында 2021 елда «Өй – Мәктәп – Өй» балалар йөри торган маршрутларда һәм авария куркынычы янаган урыннарда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча беренче чираттагы чаралар каралган. Бу - ясалма тигезсезлекләр урнаштыру, юл билгеләре кую, куркынычсызлык коймалары урнаштыру һәм яктырту. Эшләр 2021 елның 1 сентябренә кадәр башкарылырга тиеш.
Михаил Фролов фотосы.