Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Финанслауның гомуми суммасы 12,187 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 9,112 млрд сум федераль бюджет акчалары, 3,075 млрд сум республика бюджеты акчалары.
А. Чукин сүзләренә караганда, агымдагы елда 96,7 км төбәк әһәмиятендәге юлларны төзекләндерү планлаштырылган, бу исә норматив халәтнең 48,2% ын тәшкил итә.
Казан агломерациясендә 61,6 км юл төзекләндереләчәк, шул исәптән 13,5 км – Казан урамнары һәм 48,2 км – төбәк юллары. Бу норматив халәтнең 84,5% ын тәшкил итә.
Яр Чаллы агломерациясендә 48,4 км юл яңартылачак, шул исәптән 1,4 км – Яр Чаллы шәһәре урамнары, 47 км – төбәк юллары. Бу норматив халәтнең 81% ын тәшкил итә.
Түбән Кама агломерациясендә - 11,1 км юл төзекләндереләчәк, бу исә норматив халәтнең 74,4% ын тәшкил итә.
Артем Чукин шулай ук бүлеп бирелгән федераль финанслау хисабына агымдагы елда Несмелов урамыннан алып федераль әһәмияткә ия булган М-7 кадәр автомобиль юлы төзелеше, Питрәч районында 16,2 км дан 21,977 км га кадәр участокта Казан – Шәмәрдән автомобиль юлын реконструкцияләү һәм Казан муниципаль берәмлеге территориясендә Зур Казан боҗрасын төзү дәвам итәчәк, дип хәбәр итте.
Моннан тыш, бүген Казанның 4 урамында – Беломорск, Магистраль, Гладилов һәм Гагарин урамнарында эшләр башланган инде. Шулай ук тузган катламнарны торгызу 10 төбәк объектында алып барыла: Алексеевск һәм Әлки районнарында Алексеевск - Югары Колок юлының ике участогында, «Алабуга шәһәренә керү юлы» һәм Алабуга районында Алабуга – Гари - Абалач, Кукмара районында Лубян - Бажениха, Минзәлә районында М-7 «Идел» - Бәзәкә, Яңа Чишмә районында Яңа Чишмә – Андреевка - Новотроицкое, Нурлат районында Базарлы Матак - Мамык, Спас районында Ким - Кузнечиха – Лесная Хмелевка һәм Базарлы Матак - Болгар.
Артем Чукин ассызыклаганча, илкүләм проект буенча 86 объектта яңа технологияләр һәм материаллар, аерым алганда, яңа ГОСТларга нигезләнеп күләмле проектлау методологияләре буенча проектланган асфальт – бетон катламнарны куллану планлаштырылган. Бу гомуми санның 88% ын тәшкил итә, план буенча-10%.
Михаил Фролов фотосы.