Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанда 2021 елга юл эшләре программасын үтәү һәм «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган брифинг булды.
Анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.
Артем Чукин хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2021 елга юл эшләре программасын гамәлгә ашыру өчен 37,6 млрд сум каралган, шул исәптән 1,187 млрд сум муниципаль юл фонды акчалары. Барлыгы 55,5 км төзү һәм 739,2 км төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге юлларны ремонтлау планлаштырыла.
Хәзерге вакытта автомобиль юллары капламындагы чокырларны ямау эшләре бара. Ел эчендә якынча 900 мең кв.м чокыр ямау планлаштырыла, шул исәптән язгы чорда - 600 мең кв.м.
2021 елда юл-урам челтәрен ремонтлау буенча төп 3 социаль программа тормышка ашырылачак. Аерым алганда, авыл торак пунктларында 135 км юл төзекләндереләчәк. Торак пунктларда булган асфальт-бетон өслеген төзекләндерү программасы буенча 88 км ны төзекләндерү планлаштырыла һәм муниципаль юл фонды кысаларында 110 км артык юл ремонтланачак.
Шулай ук, А.Чукин сүзләренчә, 17 муниципаль районда урнашкан 30 фермер хуҗалыгына керү юлларын төзекләндерү һәм 12 муниципаль районда, шул исәптән Казанда һәм Чаллыда урнашкан бакчачылык ширкәтләренә 21 керү юлын төзекләндерү планлаштырыла.
2021 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Эшләр 1074 объектта планлаштырылган.
Михаил Фролов фотосы.