Татарстан интеллектуаль транспорт системаларын үстерә

2021 елның 23 апреле, җомга

Шушы көннәрдә Калугада «ИТС регионнарга» дигән ел саен оештырыла торган конференция һәм күргәзмә узды. Чараны, гадәттәгечә, Калуга өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә «Транспортның Цифрлы Эрасы» ассоциациясе оештырды.

Татарстан Республикасыннан әлеге чарада Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре катнашты.

Эшлекле программаның конгресс өлешендә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү нәтиҗәләре, җәмәгать транспортының хәрәкәт составын яңарту, пассажирлар йөртү сыйфатын арттыру, уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру турында фикер алыштылар.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дискуссиядә катнашты. Ул интеллектуаль транспорт системаларын кулланып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә комплекслы якын килү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Моннан тыш, 22 апрельдә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре «Росавтодор» Федераль юл агентлыгы оештырган «Юл хуҗалыгында цифрлаштыру» темасына вебинарда катнаштылар.

Вебинар барышында юл хуҗалыгындагы цифрлы үзгәрешләр белән идарә итү мәсьәләләре яктыртылды. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларында юл хуҗалыгында цифрлаштыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр гомумиләштерелде.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры урынбасары Илдар Фәрахов юл-транспорт өлкәсендә цифрлы практикалар кертү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында сөйләде. Үзенең докладында ул Казан шәһәренең юл хәрәкәте белән идарә итү автомат системасына һәм Татарстан Республикасының авыр габаритлы контроль автомат системасына аерым игътибар бирде.

Исегезгә төшерәбез, интеллектуаль транспорт системасы - транспорт челтәрен нәтиҗәлерәк файдаланырга ярдәм итә торган комплекс. Биредә транспорт чарасына яки юл инфраструктурасына кертелгән мәгълүмати, коммуникацион һәм идарә технологияләре кулланыла.

2020 елдан Россия Федерациясе субъектларына «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү буенча чараларны тормышка ашыру өчен бюджетара трансфертлар бүлеп бирелә. Монда 300 меңнән артык халкы булган шәһәрләр керә. Татарстаннан әлеге категориягә Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләре керде.

2020 елдан Татарстан Республикасы интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү өчен 370 млн сум акча ала. Алар диспетчерлаштыру һәм мониторинг үзәген төзүгә, ТР транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасын тормышка ашыруга юнәлтелә. Шулай ук бүлеп бирелгән акчалар кысаларында юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото-видео-фиксацияләү һәм автомат рәвештә авыр габаритлы контроль системаларын үстерү, транспорт тармагын цифрлаштыру өчен инновацион карарлар һәм пилот проектларны гамәлгә кертү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International