Казан аэропортында эпидемиягә каршы чараларны үзләштерү буенча өйрәнүләр узды

2021 елның 23 апреле, җомга

Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында тактик-махсус укулар узды. Алар һава транспорты бортында пассажирның билгесез авырудан кинәт үлүен теркәүгә багышланган иде.

Сценарий буенча аэропортка Зәнҗибардан 220 пассажирдан һәм 12 экипаж әгъзасыннан торган борт килде. Һава судносы командиры диспетчерларга очыш вакытында бер пассажирның хәле кискен начарлануы, 20 минуттан соң аның аңын югалтуы турында, аннары кинәт үлем очрагы теркәлүен хәбәр итте.

Аеруча куркыныч инфекциягә шик туу белән, аэропортның сәламәтлек саклау пункты табибы экипаж әгъзалары белән бергә шунда ук һава судносы бортында авыруларны изоляцияләү чараларын күрә. Санитар-карантин контроле үткәргәндә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең белгече тагын 3 пассажирда йогышлы авырулар билгеләре булуын ачыклый.

Килгән ашыгыч ярдәм станциясе табибы ашыгыч ярдәм станциясенең өлкән табибына, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә, Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсенә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә Эбола бизгәгенә шикләнгән авыруларны ачыклау турында мәгълүмат җиткерә. «Эбола бизгәге» башлангыч диагнозы белән сәламәтлек торышына зарланган пассажирлар ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрендә Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла.

Өйрәнүләр барышында дәүләт контроль органнарына, аэропорт, медицина хезмәтләренә оператив мәгълүмат бирү тәртибе, авыруларны эвакуацияләү тәртибе һәм контактлар һәм аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү тәртибе эшләнде. Шулай ук дезинфекция чаралары үткәрелде һәм Татарстанда гадәттән тыш хәл китереп чыгарырга мөмкин булган йогыш чыганагын эпидемиологик тикшерү алгоритмы эшләнде.

Өйрәнүләр барлык хезмәтләр хезмәткәрләренең гамәлләре хронометражы белән реаль вакыт режимында үткәрелде. Төп максат - эпидемиягә каршы чараларны тормышка ашыру механизмнарын эшләү. Өйрәнүләр тиешле хезмәтләрнең үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә әзерлекләре дәрәҗәсен күрсәтергә һәм уңай бәяләргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International