Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары «Казан» аэропортында чыгыш ясадылар

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты #МИНЕМТУКАЙ135 флешмобы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Бәйрәм» иҗат коллективы өчен мәйданчык булды. Яшь артистларның чыгышы Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.

Аэропортның 1А терминалында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Тукайның «Бәйрәм бүген», «Ана догасы» һәм «Туган тел» әсәрләре буенча музыкаль композицияләр башкардылар.

«Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамблендә катнашучылар үзләренең вокаль осталыкларын һәм татар теленә мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Импровизацияләнгән сәхнә теркәү зонасы янында урнашты. Бу вакытта 300гә якын пассажир очу алды процедуралары узды һәм очыш көтте. Тамашачылар башкаручыларны алкышладылар.

Чара татар телен һәм бөек шагыйрьнең иҗатын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International