Бүген Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында предприятие хезмәткәрләрен ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы белән вакцинацияләүнең беренче этабы уздырылды. Вакцинация алдыннан һәр хезмәткәр табиб-терапевтка прививка ясау өчен каршы күрсәткечләр булу-булмауга мәҗбүри тикшерү узды. Аэропортның медицина хезмәте вакцинацияләү процедурасын узган хезмәткәрләрнең кәеф динамикасын күзәтеп торачак. 21 көннән, шулай ук эштән аерылмыйча, икенче компонент белән вакцинацияләү планлаштырыла.
Процедура ирекле тәртиптә һәм бушлай уза. Бүгенге көндә Covid-19дан 100гә якын аэропорт хезмәткәре прививка ясарга теләк белдергән.
Аэропорт өчен пассажирлар иминлеге һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеге мәсьәләсе - бу һичшиксез өстенлек. Һава гаваненың күп кенә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бурычларын үтәгәндә пассажирлар белән турыдан-туры элемтәдә торалар, аэропорт территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы башка оешмалардан килгән хезмәткәрләр белән дә хезмәттәшлек итәләр. Шуңа күрә предприятие өчен вакцинация ясау яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау чаралары комплексының логик дәвамы булып тора.