Яңа Чишмә районында Яңа Чишмә - «Шереметьевка - Кармалы» автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2021 елның 16 апреле, җомга

Яңа Чишмә муниципаль районында 1 майдан 1 июльгә кадәр Яңа Чишмә - «Шереметьевка - Кармалы» автомобиль юлының 0 км дан 12,9 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә юл полотносын ремонтлау планлаштырылган.

Урап узу өчен федераль әһәмияттәге Казан - Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге Акъяр – Чирмешән - Шентала автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International